ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 1 августында  Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды һәм дәвам итә.

Казанда 2022 елның 9 сентябреннән 11 сентябренә кадәр башкалада узган «Европа-Азия» XV Халыкара яңа музыка фестивале тәмамланды. Фестивальнең биш концертында фольклорның аутентик үрнәкләреннән башлап, профессиональ композитор-замандашларның академик әсәрләренә кадәр заманча музыка панорамасы чагылыш тапты. Казан тамашачысы өчен Япония, Вьетнам, АКШ, Кытай, Австралия, Беларусь, Үзбәкстан, Казахстан, Россия регионнарының музыкаль мәдәнияте әсәрләре яңгырады.

2022 елның 6-10 ноябрендә Чечен Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының мәгълүмати, методик һәм финанс ярдәме белән СССР халык артисты Мөслим Магомаев истәлегенә «Орфей» V Халыкара фестиваль-конкурсы уздырыла.

2022 елның 17-18 сентябрендә Казанда креатив индустрияләр Бөтенроссия мультижанр фестивале Шәһәр-RE`ACTOR узачак.

Программага мәгариф блог, дискуссия программасы һәм музыка программасы, маркет һәм резидентлардан мастер-класслар, күргәзмәләр, төнге программа һәм after-party кергән.

Фестиваль шәһәрнең өч мәйданында узачак: төп программа УРАМ Экстрим-паркында, ә музыкаль өлеше Соль һәм Werk барында узачак.

XXI Халыкара балалар һәм өлкәннәр өчен "Иҗат үренә!" (онлайн форматта) гаризалар 2022 елның 1 сентябреннән 2022 елның 22 сентябренә кадәр кабул ителә.


10
сентябрь, 2022 ел
шимбә

12 сентябрь 14:00 сәгатьтә А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә Красноярск ягының әйдәп баручы фольклор коллективы «Себер кичәләре» («Сибирская вечора») ансамбле концерты була.

Мәдәни визит кысаларында ансамбль этнографлар, мәдәният эшлеклеләре һәм студентлар белән очрашачак, катнашучылар XXI гасыр фольклор хәрәкәте үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

«Үз сәләтеңне күрсәт - 2022» Бөтенроссия сәнгать конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Гаризалар кабул итү: 2022 елның 4 сентябреннән 24 сентябренә кадәр.

2022 елның 23 сентябрендә 19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Милли китапханәнең конференц-залында австралияле татар кызы Зуля Камалованың иҗат кичәсе узачак. Шулай ук, ул көнне артистка белән бер сәхнәдә мәскәүле мультиинструменталчы Геннадий Лаврентьев (Чалама, Намгар, Треугольный сон), электро- һәм этно-музыкант Марат Taturas (Уфа), барабанчы Андрей Казанцев (Казан) һәм Зуляның башка иҗатташларын да күреп булачак.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт  драма һәм комедия театры базасында яшь режиссерлар өчен курслар ачыла.

2022 елның 13 сентябрендә Мәскәүдә «Зарядье» концертлар залында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында «Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленең гала - концерты узачак. Кичә 19.00 сәгатьтә башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International