Казан кинофестивале көндәлеге. 3 нче көн
1 сентябрьдән Казан циркы "Аладдин" мюзиклына билетлар сата башлады. Казан аренасында беренче тапкыр цирк һәм театр сәнгате берләштергән тамаша куела.
2022 елның 26 сентябреннән 3 октябренә кадәр Татар филармониясендә зур вакыйга – «Скрипка» номинациясендә IV Бөтенроссия музыкаль конкурсы узачак. Конкурсның жюри рәисе - Россиянең халык артисты профессор Максим Федотов.
Татарстан режиссеры Әмир Галиәскәровның «Алюминий бизгәге» проекты XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Халыкара кино проектлары питчингы җиңүчесе һәм акчалата приз иясе дип танылды.
Чара Казан дәүләт мәдәният институтында КХМКФ-2022 эшлекле программасы кысаларында узды. Кинофестивальнең эшлекле мәйданчыгының барлык чаралары Россия мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрының 232 нче сезоны 15 сентябрьдә Гогольнең «Ревизор» спектакле белән ачылачак. Шул ук комедия белән июнь аенда сезон туктаусыз алкышлар белән ябылган иде.
1835 елда язылган комедия беренче тапкыр провинциаль сәхнәдә, нәкъ менә Казанда куела. Әлеге спектакльне 1836 елның көзендә Казанда күренекле актер Михаил Щепкин куйган. Үзе дә спектакльдә катнаша. 1917 елга кадәр Гоголь комедиясе Казанда берничә тапкыр куела.
2022 елның 10-17 сентябрендә Алабуга һәм Казан шәһәрләрендә «Волошин сентябре» XX Халыкара фәнни-иҗади симпозиумы кысаларында М.А. Волошин исемендәге халыкара әдәби фестиваль узачак.
Быел ул М.А.Волошинның 145 еллыгына, К.Г.Паустовский һәм М.И.Цветаеваның 130 еллыгына, Россия халыкларының мәдәни мирасы елына һәм Россия Федерациясендә Балачак унеллыгына багышланган.
8 сентябрь Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Казахстан Республикасы сәнгать осталарының Гала-концерты булып узды. Театр фойесында Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы фондларыннан Казахстан рәссамнарының рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
2022 елның 16 октябрендә 19:00 сәгатьтә Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә режиссер Андрей Цветков-Толбинның «Өлкәннәр өчен әкиятләр» сатира спектакле күрсәтеләчәк.
2022 елның 17 сентябрендә 18:00 сәгатьтә Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе Әзербәйҗанның күренекле композиторы Узеир Гаджибековның танылган әсәре буенча «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе премьерасын тәкъдир итәчәк.
2022 елның 15 сентябрендә 15:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында “Сәнгать, фән һәм спорт” Хәйрия фондының “Аерым караш” программасы кысаларында Казан Кремленең архитектура һәйкәлләре фасадларының тактиль макетларын тәкъдир итү булачак.