СССР халык артисты Мөслим Магомаев истәлегенә «Орфей» V Халыкара фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

2022 елның 6-10 ноябрендә Чечен Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының мәгълүмати, методик һәм финанс ярдәме белән СССР халык артисты Мөслим Магомаев истәлегенә «Орфей» V Халыкара фестиваль-конкурсы уздырыла.

Конкурс ике этапта үтәчәк:

Беренче этап (2022 ел,1 сентябрь - 23 октябрь) - видеогаризалар буенча катнашучыларны читтән торып сайлап алу.

Конкурска сайлап алынган барлык катнашучылар Оештыру комитетыннан 2022 елның 30 октябреннән дә соңга калмыйча чакыру алачак.

Конкурска гаризалар 2022 елның 1 сентябреннән 23 октябренә кадәр электрон почта аша кабул ителә: orphey-mk95@mail.ru

НИГЕЗЛӘМӘ

Конкурс «Мәдәният» милли проекты кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International