Казанда креатив индустрияләрнең Бөтенроссия мультижанр фестивале Шәһәр-RE`ACTOR узачак

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

2022 елның 17-18 сентябрендә Казанда креатив индустрияләр Бөтенроссия мультижанр фестивале Шәһәр-RE`ACTOR узачак.

Программага мәгариф блог, дискуссия программасы һәм музыка программасы, маркет һәм резидентлардан мастер-класслар, күргәзмәләр, төнге программа һәм after-party кергән.

Фестиваль шәһәрнең өч мәйданында узачак: төп программа УРАМ Экстрим-паркында, ә музыкаль өлеше Соль һәм Werk барында узачак.

Проект Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Проектның партнерлары: «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, «Таврида» Арт-кластеры, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм MASCOT маркетинг коммуникацияләр агентлыгы.

Билетларны рәсми сайтта сатып алырга була: https://reactor-art.ru/ ул билетлар ике көн өчен дә гамәлдә булачак - 17 һәм 18 сентябрь һәм «УРАМ» экстрим-паркы мәйданчыгына да керү рөхсәт ителәчәк.

Барлык актуаль яңалыкларны һәм яңа анонсларны RE'ACTOR социаль челтәрләрендә күзәтергә була: ВКонтакте һәм Telegram-канал төркеменә кушылыгыз: https://vk.com/reactor   thttps://t.me/reactor_ar t 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International