XXI Халыкара балалар һәм өлкәннәр өчен "Иҗат үренә!" (онлайн форматта) гаризалар 2022 елның 1 сентябреннән 2022 елның 22 сентябренә кадәр кабул ителә.
Бәйгедә катнашырга мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, педагоглар, укытучылар, тәрбиячеләр, музыка һәм театр югары уку йортлары студентлары, сәнгать һәм мәдәният йортларының башлангыч, урта һәм урта-махсус уку йортлары укучылары, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, башкаручы авторлар һ.б. чакырыла.
Һәр катнашучы төрле номинацияләрдә катнаша ала. Һәр эшкә аерым гариза тутырыла. Яше чикләнмәгән. Конкурс программасы ирекле.
Конкурсның номинацияләре:
1. Вокал
2. Хорда җырлау
3. Инструменталь башкару
4. Нәфис сүз һәм театр тамашасы
5. Авторлык хезмәте
6. Хореография
7. Декоратив-гамәли иҗат һәм рәсем сәнгате
8. «Яшь талантлар» номинациясе
9. «Дебют» номинациясе
10. “Россия - минем Ватаным!” номинациясе
11. "Йөрәктәге хәтер" номинациясе
Конкурсны «Иҗат үрнәге (ВЕРШИНА ТВОРЧЕСТВА)» (vershinatvorchestva.ru) мәдәният һәм талантларны үстерү үзәге оештыра (vershinatvorchestva.ru).
Конкурс РФ Мәдәният министрлыгы һәм Мәдәният департаменты, РФ субъектларының мәдәният буенча Идарәләре һәм Администрацияләре мәгълүмати ярдәме белән уза.