Тинчурин театры режиссерларны курсларга чакыра

2022 елның 10 сентябре, шимбә

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт  драма һәм комедия театры базасында яшь режиссерлар өчен курслар ачыла.
 
Дәресләрне Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов алып барачак.
 
Туфан Имаметдинов фикеренчә, соңгы елларда милли сәнгатебез Татарстанның мәдәни тормышында ныклы урын алды, үз тамашачысын тапты, татар театрында сәхнәгә чыккан әсәрләр халыкара һәм Россиякүләм фестивальләрдә катнаша. Шунысын әйтеп узарга кирәк, заманча татар сәнгатен үстерергә теләгән яшь режиссерларның идеяләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләре чикле, мәйданчыклар белән дә кыенлыклар туа.  Туфан Имаметдиновның курсларында укыган белгечләр исә Тинчурин театры сәхнәсендә  үз проектларын күрсәтә алачак.  Курсларда 1 ел дәвамында белем аласы.
 
2021-2022 елгы чыгарылыш студентлары  Россия театр сәнгате институтына (ГИТИС) театр  режиссеры курсына укырга керде. Остазлары – профессор Олег Кудряшов (көндезге бүлек) һәм Россиянең халык артисты, профессор Александр Галибин (читтән торып уку бүлеге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International