«Казан Кремле» Музей-тыюлыгы лекториясендә Казан Кремленең архитектура һәйкәлләре фасадларының «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Үзенчәлекле караш» грант программасы кысаларында әзерләнгән тактиль макетларын тәкъдир иттеләр.
Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Kazan Digital Week - 2022 халыкара форумы узачак.
Татарстан Милли музеена татар шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Равил Бохараев архивыннан кулъязмалар һәм фотосурәтләр бүләккә бирелде. Барлык материалларны шагыйрьнең тол хатыны Лидия Григорьева тапшырды.
Кукмара төбәгенең «Инвожо» фольклор коллективы 16-19 сентябрь көннәрендә Россиядә иң яхшылардан саналучы «Сочи-Парк» дип аталучы цирк-аттракцион паркында булачаклар. Фестиваль җинүчеләрен төрле кызыклы уеннар, кабатланмас, кызыклы аттракционнар көтә.
“Иделкәем-Кариев варислары” XIII төбәкара балалар һәм яшьүсмерләр театр коллективлары, студияләре фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Фестиваль 1 сентябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында уза.
“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе үзенең икенче театр сезонын “Аршин мал алан” музыкаль комедиясе премьерасы белән ачты. Исегезгә төшерәбез, “Созвездие-Йолдызлык” театры куелышлары вакытлыча Пушкин исемендәге мәдәни үзәк сәхнәсендә уза.
«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» VIII Бөтенроссия фотоконкурсына гаризалар кабул итү игълан ителде.
2022 елның 4 нче октябрендә Казан шәһәре Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Аулак өй – баттл» проектының презентациясе узачак.
18 сентябрь Югары Ослан районында Соколок тавында Рождение легендарной и непобедимой!» циклыннан хәрби-тарихи фестиваль узачак. Россия реконструкторлары Татарстанда Гражданнар сугышы вакытындагы хәрби вакыйгаларны уйнаячак.
5 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Казанда унынчы тапкыр Beat Weekend яңа мәдәнияте турында документаль кино фестивале, Мәскәүнең Beat Film Festival төбәк версиясе узачак.