ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

24 сентябрьдә Дмитрий Шостаковичның туган көне алдыннан Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры бөек рус композиторы әсәрләренең 57 нче концерт сезонын ачачак.

«Музыкаль дөнья»мәдәни үзәге тарафыннан үткәрелә торган Халыкара күп жанрлы мәдәният һәм сәнгать конкурсларына гаризалар кабул итү башланды.

2022 елның 16 сентябрендә М.А. Шолохов Дәүләт музей-тыюлыгының «Шолохов-үзәге»ндә Ростов-на-Дону шәһәрендә «Марина Цветаева. Шагыйрәнең хаклыгы» дип исемләнгәнкүргәзмә ачылды. Ул Марина Ивановнаның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылды.


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 15-17 сентябрендә Казанда Игелек.Конференция-2022 чарасы уза.

"Россия халыклары ассамблеясе" гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Пермь ягы губернаторы Администрациясе «ХАЛЫК ДИПЛОМАТИЯСЕ ЛИДЕРЫ» Халыкара конкурсы инициаторлары һәм оештыручылары булып чыгыш ясый.

Бүген Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында 10:00 сәгатьтә «Сабантуй-2022» милли бәйрәменә йомгак ясау һәм «Сабантуй-2023» бәйрәмнәренә әзерлек алып бару мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды.

2023 елның март аенда Мәскәү Хөкүмәте һәм Мәскәү шәһәренең Мәдәният департаменты ярдәмендә бишенче тапкыр Мәскәү шәһәрендә Владимир Крайнев исемендәге Халыкара пианистлар конкурсы узачак, әзерлек эшләре хәзердән башланды.

2022 елның 24 сентябрендә Казан яшь тамашачылар театрында Санкт-Петербургтан «Начар театр» гастрольләре узачак.

Бәйсез театр «Квадрат» спектаклен куячак, илдә 1990 еллардагы яшүсмерләр дуслыгы турында барган спектакль. Автор һәм режиссер - Дмитрий Крестьянкин.

16-18 сентябрьдә Мәскәүдә беренче тапкыр «Горький паркында Горький» сәнгать фестивале узачак.

Төп катнашучыларның берсе-Татарстан Республикасы Милли музее, аерым алганда, аның филиалы А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее һәм музейның партнеры - виртуаль экскурсияләр белән шөгыльләнүче «Переходъ» компаниясе.

Казанда драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы искә алынды. Тинчурин күмелгән урынга чәчәкләр салынды, Тинчурин паркында искә алу концерты үткәрелде, театрда шәҗәрәсе презентацияләнде һәм аның ирекле тәрҗемәсендәге “Хан кызы Турандык” спектакленең премьерасы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International