“Иделкәем-Кариев варислары” XIII төбәкара балалар һәм яшьүсмерләр театр коллективлары, студияләре фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

“Иделкәем-Кариев варислары” XIII төбәкара балалар һәм яшьүсмерләр театр коллективлары, студияләре фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Фестиваль 1 сентябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында уза.

Конкурста драма һәм курчак театры номинацияләре каралган. Катнашу өчен гаризаларны 30 сентябрьгә кадәр Татар мәдәни ресурс үзәге сайтында калдырырга мөмкин - https://tatcultresurs.ru/event/xiii-mezhregionalnyy-festival-konkurs-detsko-yunosheskikh-teatralnykh-dramaticheskikh-i.

Беренче тур, читтән торып, 3-7 октябрь көннәрендә катнашучыларның видеоязмаларын карау формасында узачак. Ә 1-4 ноябрь көннәрендә спектакльләр Г. Кариев театры сәхнәсендә куелачак. Биредә шулай ук җиңүчеләр дә билгеләнәчәк.

Балалар театр коллективлары конкурсы 1990 елда “Алтын битлек” исеме астында уздырыла башлый. Соңрак, 2011 елда бәйгенең исеме “Иделкәем” дип узгәртелә. Ә 2019 елдан әлеге фестиваль-конкурска “Иделкәем - Кариев варислары” исеме бирелә.

Бүгенге көндә Татарстанның мәдәният йортлары һәм гомүмбелем бирү мәктәпләрендә 300дән артык балалар театр һәм курчак театры студияләре, коллективлары бар. Аларда 10 меңнән артык бала шөгыльләнә. “Иделкәем - Кариев варислары” фестивале республика балалар театр коллективларының дәрәжәсен арттыру, репертуарны һәм режиссерларның иҗади эзләнүләрен баету максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International