«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» VIII Бөтенроссия фотоконкурсына гаризалар кабул итү игълан ителде.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
«Иң яхшы фото» (әлеге номинациягә бары тик бер фотография генә бирергә мөмкин)
«Фотохезмәтләр сериясе» әлеге номинациягә гаризалар тапшыру конкурс максатларына туры килә торган фотоматериаллар (кимендә 3 һәм 6 фоторәсемнән артмаган) бирүне күздә тота
«Портрет» (әлеге номинациягә бары тик бер фотография генә бирергә мөмкин)
Конкурста катнашучылардан фотосурәтләр 2022 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.
Анкет-гариза, фотохезмәтләр электрон почта аша кабул ителә: foto-konkurs2022@mail.ru яисә түбәндәге адрес буенча: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ММЧ бүлеге, 608 бүлмә, Фотоконкурс «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» тамгасын кую сорала.