18 сентябрь Югары Ослан районында Соколок тавында Рождение легендарной и непобедимой!» циклыннан хәрби-тарихи фестиваль узачак. Россия реконструкторлары Татарстанда Гражданнар сугышы вакытындагы хәрби вакыйгаларны уйнаячак.
Быел 1919 елгы сугышны тасвирлыйлар - бу Колчак армиясе һөҗүменең үлемсез уңышлары һәм Кызыл Армиянең контрһөҗүменең башлануы. Идел буеның төрле шәһәрләреннән Казан, Түбән Кама, Самара, Ульяновск, Сарапул, Йошкар-Оладан катнашалар. Төрле гаскәрләрне: пехота, кавалерия, артиллерия, броневиклар күрсәтеләчәк. Һава шартлары мөмкинчелек биргән очракта авиация да булачак.
Тамашачылар өчен керү ирекле.
Фестивальне оештыручыларыннан берсе - Татарстан Республикасы Милли музее каршындагы «Витязь» хәрби-тарихи клубы.
18 сентябрь
11.00 - концерт программасы һәм интерактив нокталар эше
13.00 - сугыш барышын реконструкцияләү
14.00 - фестивальдә катнашучыларны бүләкләү