«UenFest» фестивале җиңүчеләре – Сочида!

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Кукмара төбәгенең «Инвожо» фольклор коллективы 16-19 сентябрь көннәрендә Россиядә иң яхшылардан саналучы «Сочи-Парк» дип аталучы цирк-аттракцион паркында булачаклар. Фестиваль җинүчеләрен төрле кызыклы уеннар, кабатланмас, кызыклы аттракционнар көтә.

Исегезгә төшерик, әлеге фольклор ансамбле, Татарстанда яшәүче халыкларның традицион уеннарыннан торган II Төбәкара «Уен-фест» фестивалендә I урынга лаек булган иде. Йомгаклау этабы Казан Кремленең Туп мәйданчыгында 1 июнь көнне узды. Фестиваль кысаларында төрле күмәк уеннар, халык һөнәрчелеге буенча күп кенә осталык дәресләре үтте. Әлеге чараны 16 мең тамашачы карады.

Татар мәдәни ресурс үзәге директор урынбасары Эльвина Якупова ассызыклап үткәнчә, «Уен-фест» фестивале һәр баланың халык гореф-гадәтләрен ни дәрәжәдә белүен, мәгънәсен аңлау өчен менә дигән киң масштаблы мәйданчык. Анда теләгән һәр бала катнаша ала.

Чараны оештыручылар булып Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татар мәдәни ресурс үзәге тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International