“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе үзенең икенче театр сезонын “Аршин мал алан” музыкаль комедиясе премьерасы белән ачты. Исегезгә төшерәбез, “Созвездие-Йолдызлык” театры куелышлары вакытлыча Пушкин исемендәге мәдәни үзәк сәхнәсендә уза.
Әзербайҗан композиторы Узеир Гаҗибәковның мәшһүр әсәре нигезендәге Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты Михаил Борисовның арт-резиденция янә гамәлгә ашырган интерпретациясен күрергә яшь труппаның дуслары һәм иҗат сөючеләр җыелды. Тамаша вакытында тулы залда көчле алкышлар һәм килгән тамашачыларның көлүе яңгырады.
“Сезонны комедиядән ачарга булдык. Сюжеты төп геройлар арасында эчкерсез мәхәббәт турында булган якты һәм игелекле пьесадан башларга теләдек”, - дип уртаклашты спектакльнең режиссеры Александр Туманов.
“Аршин мал алан” спектакле — җанлы динамик тамаша, анда көлке һәм лирика, халык һәм хәзерге заман, фәлсәфилек һәм сәхнә хикәясенең җиңеллеге тыгыз бәйләнгән.
Музыкаль комедиянең сюжетын Гаҗибәков тормыштан алган. Көнчыгышта кызлар ата-аналар теләге буенча кияүгә чыккан. Кагыйдә буларак, булачак ир белән хатын бер-берсе белән туйда гына танышкан. Яшьләрнең яңа буыны мәхәббәткә нигезләнгән гаилә корырга хыялланган. Яшь сәүдәгәр Әскәр өйләнергә карар итә һәм өлкәннәр карарына каршы чыгып, тормыш иптәшен үзе сайларга тырыша. Музыкаль комедиянең исеме – урамда тукыма сатучы сәүдәгәрләргә хас кычкыру. Комедиянең төп герое үз яры белән танышу өчен нәкъ шундый сәүдәгәр булып кылана.
Сезон ачу чарасында ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Финанс министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, режиссер, “Живой город” фондын гамәлгә куючы Диана Сәфәрова, шулай ук Казанның иҗади югары уку йортлары педагоглары да катнашты.
“Театр өчен катлаулы чор булуга карамастан, аларның эше туктамаганын күрәбез. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның арт-резиденция йортында торгызу эшләре буенча кирәкле боерыклар һәм бурычларны инде куйды. Тиздән реставрация эшләре башланачак һәм яңа сезонда театр үз тамашачыларын үз мәйданында кабул итәр дип ышанам. Әлегә без театр тормышының яңа сәхифәсен кунакчыл Пушкин үзәге сәхнәсендә ачабыз, анда арт-резиденция спектакльләре айга өч тапкыр узачак”, - дип аңлатты тамаша башланыр алдыннан Тимур Сөләйманов.
26 сентябрьдә арт-резиденция труппасы “Зебра” дип исемләнгән балалар өчен театральләштерелгән интерактив тамашасына чакыра. 5 октябрьгә, укытучылар көненә исә, труппа концерт программасы әзерли. 12 октябрьдә бу мәйданчыкта шагыйрь Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты мотивлары буенча “Ерак йолдыз яктысы” спектакле күрсәтеләчәк, ә 26 октябрьдә янә “Аршин мал алан” комедиясен карарга була.
Арт-резиденция директоры – Татарстан һәм Кырым Республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов сүзләренчә, театр труппасын республика районнары буенча Зур гастрольләр көтә.
“Безнең Татарстанның барлык районнары белән дә килешүләр бар. Спектакльләргә кызыксыну зур, ә артистларыбыз – район мәдәният йортларының көтелгән кунаклары. Тиздән без театрның йөзек кашы булган “Ерак йолдыз яктысы”н тәкъдим итәр өчен Мәскәүгә дә барырга җыенабыз”, - дип сөйләде Туманов.
Труппаның беренче сәфәре 17 сентябрьдә булачак. ЯШел Үзәннең Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә арт-резиденция “Аршин мал алан” музыкаль комедиясе премьерасын тәкъдим итәчәк.
Театр спектакльләренә билетларны Пушкин картасы буенча алырга була.