Казан Кремлендә архитектура һәйкәлләренең тактиль макетларын тәкъдир иттеләр

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

«Казан Кремле» Музей-тыюлыгы лекториясендә Казан Кремленең архитектура һәйкәлләре фасадларының «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Үзенчәлекле караш» грант программасы кысаларында әзерләнгән тактиль макетларын тәкъдир иттеләр.

Тактиль модельләр арасында Спас манарасы фасады, Кол Шәриф мәчете, Благовещенск соборы, Сөембикә манарасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясенең фасады да бар. 

Тактиль макетларны тәкъдир итүдә музей хезмәткәрләре, шулай ук инклюзив социомәдәни тәҗрибәләрне үстерү белән шөгыльләнүче Россия волонтер оешмалары вәкилләре катнашты. Алар арасында әйдәп баручы коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре һәм социаль үзгәрешләр лидерлары, шулай ук Игелек.Конференция - 2022 чарасында катнашучылар да бар иде.

Макетлар Казан Кремлендә инклюзив архитектура сәфәрләрендә, шулай ук сукыр һәм начар күрүчеләр өчен күчмә программаларда кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International