Бүген Татарстан Республикасының музыкаль мәдәни җәмгыяте зур югалту кичерде, 71 нче елда күп кенә популяр татар җырлары авторы, Спорт сарае директоры Мөслимов Ринат Әсхәт улы вафат булды.
25 сентябрь 18:00 сәгатьтә Е.А.Боратынский музеенда «Терменвокс һәм фортепиано: Бахтан башлап космоска кадәр» концерт-лекциясе булачак. Уникаль проект терменвокска - дөньяда кул хәрәкәтләре белән, һавада бернигә дә кагылмыйча уйный торган бердәнбер музыкаль инструментка багышланган.
2022 елның 19 октябрендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы гала-концерты узачак.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды.
18-20 сентябрь көннәрендә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе составында Иран Ислам Республикасына эш сәфәрендә катнаша.
2022 елның 1 августында старт алган Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гариза кампаниясе дәвам итә.
2022 елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр «Иҗат горизонты» Халыкара күпжанрлы талантлар бәйгесе (онлайн форматта) узачак. Конкурста катнашуга гаризалар 2022 елның 11 сентябреннән 4 октябренә кадәр кабул ителә.
«Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Үзенчәлекле караш» программасы җитәкчесе урынбасары Владимир Плехов сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсенең оештыру-методика эшчәнлеге бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова озатуында "Махсус караш" программасына ярдәм кысаларындагы проектларны тормышка ашыручы Казан театрларында булды.
Бу ялларда, 17 һәм 18 сентябрьдә Казанда икенче тапкыр креатив индустрияләр бөтенроссия мультижанр фестивале Город-RE`ACTOR узды: чарада илнең берничә төбәгеннән 5200 дән артык кеше катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2022 елда мәдәният өлкәсендә проектны гамәлгә ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан иң яхшы дәүләт мәдәният учреждениеләренә һәм иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә грантлар бирү буенча конкурс игълан итә.