Күп кенә популяр җырлар авторы Ринат Мөслимов вафат булды

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының музыкаль мәдәни җәмгыяте зур югалту кичерде, 71 нче елда күп кенә популяр татар җырлары авторы, Спорт сарае директоры Мөслимов Ринат Әсхәт улы вафат булды.

Ринат Әсхәт улы, мәдәни мирасны саклауга һәм Татарстан Республикасы җыр эшен үстерүгә хезмәт итеп, үзенең гомерен музыкага һәм спортка багышлады.

Ринат Мөслимовның җырларын Нәфкать Нигъмәтуллин, Зәринә Хәсәншина,  Гөлнара Тимерҗанова, «Казан егетләре», Илназ Баһ, Ришат Фазлыйәхмәтов кебек бик күп популяр җырчылар башкара. Иң танылган җырлар арасында «Өйдә буран булмасын», «Гафу ит».

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Ринат Әсхәт улының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International