25 сентябрь 18:00 сәгатьтә Е.А.Боратынский музеенда «Терменвокс һәм фортепиано: Бахтан башлап космоска кадәр» концерт-лекциясе булачак. Уникаль проект терменвокска - дөньяда кул хәрәкәтләре белән, һавада бернигә дә кагылмыйча уйный торган бердәнбер музыкаль инструментка багышланган.
Терменвокс 1919 елда Санкт-Петербургта инженер һәм музыкант Лев Термен тарафыннан уйлап табылган.
Казан тамашачысы каршысында уйлап табучының оныгы Петр Термен чыгыш ясаячак. Программада - классика һәм заманча академик музыка: Иоганн Себастьян Бах, Камиль Сен-Санс, Сергей Рахманинов, Эрик Сати, Александр Попов, Лера Ауэрбах, Иосиф Шиллингер, Пётр Термен.
Пушкин картасы буенча карарга мөмкин! Билетлар саны чикләнгән.
Белешмәләр өчен телефон + 7(843) 236-13-22.