ТР мәдәният министры Ирада Әюпова эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасында

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

18-20 сентябрь көннәрендә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе составында Иран Ислам Республикасына эш сәфәрендә катнаша.

Эш сәфәре барышында Көнчыгыш Әзәрбәйҗан Провинциясе Губернаторы Зәйни Әл Әбедин Разави Хөррәм белән очрашу, Иран эшлекле бергәлеге вәкилләре белән "Гөлестан-Татарстан" түгәрәк өстәле һәм башка рәсми очрашулар булып узды.

Мәдәният министры Ирада Әюпова Иранның мәдәни учреждениеләрендә булды һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International