ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Яңа сезонда "Сәйдаш" мәдәни үзәге "Сәйдаш Джаз" проектын башлый - Чара "Фантазия" хатын-кызлар джаз-оркестрының Юрий Щербаков җитәкчелегендәге концертлар сериясе, чакырылган солистлар катнашында узачак.

23 сентябрь 16.00 сәгатьтә Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә Марк Бровун исемендәге Донецк дәүләт академия музыка-драма театрының «Я Zнаю праVду» спектакле күрсәтелә. 24 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә спектакль Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы  татар дәүләт драма театрында куелачак. 

2022 елның 15 октябренә кадәр Халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендәТатарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм физик затларга ярдәм итүгә гаризалар кабул итү дәвам итә.


21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан башкаласында Kazan Digital Week 2022 халыкара форумы ачылды, ул 2022 елның 21-24 сентябрендә "Казан Экспо" мәйданчыгында уза.

Бүген Kazan Digital Week 2022 Халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бөтенроссия музей берләшмәсе - Дәүләт Третьяков галереясе» ФДБМУ генераль директоры Зельфира Трегулова белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

2022 елның 20 һәм 21 октябрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Музей диалогы: килүчеләр белән хезмәттәшлек» темасына «Унынчы Кремль укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.

2022 елда конференция һәр музейның төп бурычларының берсе - килүчеләр белән эшләүгә багышланган.

2022 елның 29 сентябрендә Антон Богдановның "Иван Семёнов - мәктәп ыгы-зыгысы" дигән яңа фильмының премьерасы булачак.

«Дөньяви балалар премьерасы» стилендәге чара өлкәннәр катнашында «Синема 5» кинотеатрында Республика сәүдә үзәгендә (Казан шәһәре, Петербург урамы, 9) узачак, җыелу 18:00 сәгатьтә.

2022 елның 24 сентябрендә Казан шәһәренең "Кызыклы фән һәм техника йортында" Казанның беренче масштаблы модельләр күргәзмәсе» узачак.

«Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара телевизион конкурсын башлап җибәрә.


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән Тинчурин театры сентябрьдән декабрьгәчә Татарстан районнары һәм шәһәрләрендә, Россия башкаласы Мәскәүдә спектакльләр күрсәтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International