Бу ялларда, 17 һәм 18 сентябрьдә Казанда икенче тапкыр креатив индустрияләр бөтенроссия мультижанр фестивале Город-RE`ACTOR узды: чарада илнең берничә төбәгеннән 5200 дән артык кеше катнашты.
Фестиваль шәһәрнең ике мәйданчыгында - «УРАМ» экстрим-паркында һәм Werk арт-киңлегендә оештырылды. Программага бөтен илдән 40 төрле экспертның белем һәм дискуссия программасы керде: Россия кинорежиссеры Юрий Быковтан кино турында лекция, Ирина Смела һәм Даниил Патлахтан паблик-ток, философ Алена Дяткодан мәдәни код турында лекция һәм башкалар.