«Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Үзенчәлекле караш» программасы җитәкчесе урынбасары Владимир Плехов сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсенең оештыру-методика эшчәнлеге бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова озатуында "Махсус караш" программасына ярдәм кысаларындагы проектларны тормышка ашыручы Казан театрларында булды.
Грант программалары кысаларында китапханә катнашында спектакльләрне тифлокомментарияләү өч театрда уздырыла: Г.Камал исемендәге театрда. Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында һәм "Әкият" курчак театры. 19 спектакль адаптацияләнгән, аларны күрсәтү билгеле бер вакыт аралыгында бара.