ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

4 ноябрь «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көнендә «Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең Гала-концерты уза.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә «Тархан» 2022 тарихи-мәдәни конкурсын тәкъдим итә. Катнашучыларны теркәү 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырыла.

Казанда беренче тапкыр эре мәдәният, сәнгать һәм мода үзәкләре "Сәнгать төне" гомуми акциясен үткәрә.

Халыклар бердәмлеге көне мәдәни бердәмлек төненә әвереләчәк. Концертлар, күргәзмәләр, мода театрыннан дефиле, экскурсияләр, шигырьләр уку, мастер-класс, квест, викториналар һәм башка бик күп мәдәни чаралар - бер кичтә 59 вакыйга узачак! Бу - актерлар, музыкантлар, модельләр, рәссамнар, популяр блогерлар, медиа шәхесләр катнашында бер зур перформанс.

Быел Казан театр училищесы йөз еллыгын билгеләп үтә. Юбилей тантанасы кысаларында ноябрьдә күргәзмә ачылачак, спектакльләр күрсәтеләчәк, мастер-класслар оештырылачак һәм Камал театрының төп сәхнәсендә бәйрәм кичәсе узачак.

Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзалары Бөек Ватан сугышы елларында Ростов өлкәсе белән бәйле булган туганнарының һәм якташларының язмышы турында сөйләүдә катнашырга тәкъдим итә.


1
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

«Җәлил укулары» V Халыкара әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.

4 ноябрь көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Әлеге чара кысаларында 18.00 сәг. - 23.00 сәгатькә кадәр алты музей-күргәзмә объектында интерактив театральләштерелгән программалар узачак.

Камал театры каршындагы мәйданында күренекле татар язучысы Мәхмүт Галәү романнары буенча куелган "Болганчык еллар. Мөхәҗирләр" премьерасына багышланган күргәзмә ачылды. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

3 ноябрь көнне «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы Хәмит Латыйпов әсәрләреннән торган шәхси күргәзмәсе ачыла.


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2 ноябрь көнне 10:00 сәгатьтә В.И. Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында «ТAT∙АRS∙TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында яшь талантлар республика конкурсының сайлап алу туры старт ала.

180 нән артык ялгыз башкаручы - балалар-яшүсмерләр конкурслары лауреатлары үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр һәм җиңүче исеме өчен ярышачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International