Кәрим Тинчурин театрында 26-27 гыйнварда “Идегәй” татар халык дастаны буенча әзерләнгән спектакльнең премьерасы була. Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының 2023 елны Дастаннар елы дип игълан итүе спектакльнең тарихи, мәдәни әһәмиятен тагын да арттыра.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә Татарстанлыларга күңелле һәм бай мәдәни программа тәкъдим ителде. Быел Татарстан мәдәният учреждениеләре гаилә һәм балалар чараларына аеруча игътибарлы карадылар.
2023 елның 13 февралендә танылган опера җырчысы, дөньякүләм мәшһүр артист, Казан шәһәрендә туган Федор Иван улы Шаляпинның (1873-1938) тууына 150 ел тула. Юбилей уңаеннан XLI Халыкара опера фестивале узачак, ул М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 30 гыйнвардан 28 февральгә кадәр үтәчәк. Фестиваль программасына 10 спектакль һәм 2 гала-концерт кергән.
2023 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылачак республиканың әйдәп баручы музейлары һәм театрлары проектлары билгеләнде.
Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә татар әдәбияты классигы, ТР Дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил премиясе, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев пьесасы буенча «Чибәр кызлар» мюзиклының премьерасы булып узды.
15 гыйнвар Нәҗип Җиһановның туган көнендә, Татарстанның Милли музеенда композитор әсәрләре башкарылачак, аның мемориаль коллекциясеннән раритетлар тәкъдим ителәчәк, кинохрониканың уникаль кадрлары күрсәтеләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә урнашкан һәм реставрацияләнгән мәдәни мирас объектларын карады.
12 гыйнварда ТР Балык Бистәсе районы Балтач авылында Татарстанның, халык шагыйре Равил Фәйзуллинның туган җирендә, аңа багышланган музей-салон ачылачак. Ачылу тантанасында Равил Фәйзуллин үзе, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Язучылар берлеге, республиканың иҗади интеллигенциясе вәкилләре катнашуы көтелә.
15 гыйнварда халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия апа Авзалованың тууына 90 ел.
Анатолий Шутиковның «Халык көйләре» XIV Бөтенроссия халык уен кораллары ансамбльләре һәм уен кораллары оркестрлары конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Конкурсны үткәрү көннәре: 21 - 22 март 2023 ел Конкурс online форматта уздырыла.