2023 елның 13 февралендә танылган опера җырчысы, дөньякүләм мәшһүр артист, Казан шәһәрендә туган Федор Иван улы Шаляпинның (1873-1938) тууына 150 ел тула. Юбилей уңаеннан XLI Халыкара опера фестивале узачак, ул М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 30 гыйнвардан 28 февральгә кадәр үтәчәк. Фестиваль программасына 10 спектакль һәм 2 гала-концерт кергән.
Опера программасыннан тыш, фестиваль эгидасы астында Ф.И.Шаляпинның тууына 150 ел тулу кысаларындагы чараларының махсус циклы узачак.
Аның афишасында - берничә вакыйга бар. Циклның эчтәлеген ике зур блокка бүләргә мөмкин - бу камера һәм белем бирү программалары.
«Ф.И.Шаляпинның тууына 150 ел» тулуга багышланган чаралар Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән үткәрелә.
Камера һәм мәгариф программасы:
https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2157300.htm
Концертларга һәм спектакльгә билетлар сатуда (сылтама https://kzn.kassir.ru/category/?keyword=шаляпин
Социаль челтәрләрдә фестиваль һәм «Ф.И.Шаляпинның 150 еллыгына» махсус проекты турында тулырак мәгълүмат:
https://vk.com/shalyapin150
https://vk.com/kazan_opera