Анатолий Шутиковның «Халык көйләре» XIV Бөтенроссия халык уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрлары конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Анатолий Шутиковның «Халык көйләре» XIV Бөтенроссия халык уен кораллары ансамбльләре һәм уен кораллары оркестрлары конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Конкурсны үткәрү көннәре: 21 - 22 март 2023 ел Конкурс online форматта уздырыла.

Казанда РФ халык артисты, профессор А.И.Шутиков тарафыннан оештырылган Бөтенроссия конкурсы 2006 елдан бирле уздырыла. Конкурсны гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.

Конкурста балалар һәм сәнгать мәктәбе укучылары, махсус урта музыка уку йортлары укучылары, югары уку йортлары студентлары, һөнәри коллективлар катнаша ала.  

Жюри составына халык башкаруында чыгышлар үсешенә өлеш керткән күренекле музыкантлар, җырчылар керәчәк.

Жюри рәисе - Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,  профессор А.И.Шутиков.

Конкурска йомгаклар катнашучыларның яшен исәпкә алып барлык номинацияләр буенча да аерым үткәрелә һәм I, II, III дәрәҗә лауреатлар һәм конкурс дипломантлары исемнәрен бирүне күздә тота.

Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә бирелгән.

Конкурста катнашуга гаризалар 2023 елның 10 мартына кадәр olca.1970@mail.ru, goni@tatfil.ru, rustm.75@yandex.ru почтасына кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефоннар: 89173906844; 89274060461; 8(843) 277-29-79.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International