«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе «Чибәр кызлар» мюзиклы премьерасын тәкъдим итте

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә татар әдәбияты классигы, ТР Дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил премиясе, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев пьесасы буенча «Чибәр кызлар» мюзиклының премьерасы булып узды.

«Чибәр кызлар» - рус телендәге спектакль «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк!» (Рәшид Заһидуллин һәм Елена Аржакованың ирекле тәрҗемәсе) пьесасаның адаптациясе. 30 елдан артык элегрәк язылган әсәр театр сәхнәләрендә уңышлы барган һәм ул бүгенге көнгә яңа сулыш өрде.

Ирешелгән уңышларында театр тукталып калырга җыенмый. Труппаның иҗади планнарында әлеге сезон ахырына кадәр Антон Чехов һәм Эдуардо Де Филиппо пьесасы буенча «Цилиндр» спектаклен кую.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International