12 гыйнварда ТР Балык Бистәсе районы Балтач авылында Татарстанның, халык шагыйре Равил Фәйзуллинның туган җирендә, аңа багышланган музей-салон ачылачак. Ачылу тантанасында Равил Фәйзуллин үзе, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Язучылар берлеге, республиканың иҗади интеллигенциясе вәкилләре катнашуы көтелә.
Равил Фәйзуллинга багышланган музей булдыру эшен ТР Президенты администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров кушуы буенча ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды финанслады һәм кураторлык итте.
ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова әйтүенчә, яңа музей-салон Балтач авылының Равил Фәйзуллин исемен йөрткән гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан. “Равил Габдрахман улы үзе музей булдыруда актив катнашты, – дип хәбәр итте музей киңлеген булдыру буенча эшләрне алып барган Нурия Хашимова. – Музей бик заманча һәм үзенчәлекле килеп чыкты”.
Музей мәктәпнең беренче катында 55 квадрат метрдан артык мәйданда урнашкан. Музей экспозициясе эшли башлаганчы, Гыйбадуллин Ренат Вилдан улы җитәкчелегендә “Биектау-сервис” оешмасы бинага реконструкция һәм капиталь ремонт ясады. Проектның архитекторы Светлана Алаева сүзләренә караганда, Равил Фәйзуллин исемендәге музей-салон булдыру буенча эш бер елга якын дәвам иткән.
Музей концепциясен формалаштыруда Равил Фәйзуллин зур роль уйнаган. “Равил Габдрахман улы аны музей гына түгел, ә музей-салон дип атарга булды. Бу халык шагыйре иҗади очрашулар, балалар белән әңгәмәләр уздыра ала торган урын булачак”, – дип билгеләп үтте Алаева. Шагыйрь үзе Балтач авылында туган. Үсеп килүче буын белән очрашуларда ул еш кына болай ди: “Кайда тууың мөһим түгел. Әгәр дә берәр нәрсәгә ирешү өчен талант һәм теләк бар икән, барысы да кеше кулында”.
Музейда Равил Фәйзуллинның шәхси әйберләре, китаплары, фотосурәтләре, төрле документлар тәкъдим ителә. Күпчелек экспонатларныы, шул исәптән китапларны, кулга алырга ярый. Монда язучының эш өстәле һәм урындыгы, аның басма машинасы, шулай ук шәхси китаплары белән зур киштә бар. “Без язучының көнкүрешен генә түгел, ә аңа илһамның ничек килүен һәм ул нинди шартларда эшләвен күрсәтергә булдык”, – дип аңлатты проект архитекторы.
Музейга кергәндә “Шагыйрь тумышы белән авылдан” дигән стенд каршы ала. Биредә Фәйзуллиннарның шәҗәрәсе тәкъдим ителгән. Музейда гадәти булмаган стенд-китап бар: ул әйләндереп була торган каты битләрдән төзелгән. Ә игътибарны тәрәзә күренешләренә җәлеп итми, тулысынча шигъри дөньяга чуму өчен, музейда аларга шагыйрьнең шигырьләре язылган махсус жалюзи эленгән.
Аерым стенд шагыйренең университет чорына багышланган. Монда шулай ук Казан университетының зачет кенәгәсе һәм башкалар тәкъдим ителгән. Ике стендта Фәйзуллинның “Казан утлары” журналында эшләве һәм депутат эшчәнлеге белән бәйле фотосурәтләр һәм документлар эленгән: алар – төрле таныклыклар, медальләр, дипломнар, өземтәләр. Музей кунаклары шагыйрьнең зур теннис, балык тоту һәм башка белән бәйле шәхси әйберләре аша аның шөгыльләре белән таныша ала.
Дивар буенда урнаштырылган корылмаларда Фәйзуллин китаплары белән киштәләр урнашкан. Шагыйрь элеккеге Советлар Союзының барлык почмакларыннан алып кайткан истәлек бүләкләре дә бар. Аерым витрина танылган язучыларның Фәйзуллинга биргән автографларына багышланган. Моннан тыш, музейда шагыйрь шигырьләренә язылган әсәрләрнең ноталары белән дә танышырга мөмкин.
Экспозиция әзерләүдә, экскурсия маршрутын төзүдә Г.Державин исемендәге Лаеш төбәк музее директоры Фәридә Мортазина катнашты. Музей булдыруда Фәйзуллинның шәхесенә, аның тормышына һәм иҗатына төп басым ясалган. Аерым стенд Татарстан җирен данлаган, Балык Бистәсе районында туып-үскән күренекле кешеләргә багышланган. Алар – РСФСРның халык артисты Равил Шәрәфиев, ТРның халык артисты Хәлим Җәләлов, язучы Вакыйф Нуруллин һәм башкалар.
Музей экспозициясен булдыруның төп максаты – Фәйзуллин һәм районның башка танылган шәхесләре иҗаты белән таныштыру. Музейда булу вакытында кунакларны мониторда күрсәтелүче Равил Фәйзуллин шигырьләренә язылган музыкаль әсәрләр, аның шигырьләре, чыгышлар фрагментлары озата барачак.
Равил Фәйзуллин – РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Республика премияләре лауреаты, “Казан утлары” журналының элеккеге баш мөхәррире. Шулай ук ул – татар һәм рус телләрендә басылып чыккан 40тан артык китап авторы, аның әсәрләре башка телләрдә дә басылган. Шагыйрьнең иҗтимагый эше дә аерым искә алынуга лаек: төрле елларда ул шәһәр советлары депутаты, Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты, күп кенә бөтенсоюз һәм бөтенроссия язучылар съездлары делегаты булган. Ул – Россия шигъриятен антологияләрдә, дәреслекләрдә, энциклопедияләрдә һәм «Бөтендөнья әдәбияты» күптомлы сериясендә тәкъдим итүчеләрнең берсе. Фәйзуллинның шигырьләре музыкаль һәм шигъри, аның сүзләренә иҗат ителгән “Аккошлар”, “Иясез шатлык” һәм башка бик күп җырлар чын мәгънәсендә халык күңелен яулаган.