Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә урнашкан һәм реставрацияләнгән мәдәни мирас объектларын карады.
Тулаем алганда, Рөстәм Миңнеханов реконструкцияләнгән һәм реставрацияләнгән өч объект белән танышты, алар барысы да федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектлары булып тора.
Рөстәм Миңнеханов караган объектларның берсе - сәнгать училище бинасы, 1900 - 1904 еллар (хәзерге вакытта - Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы ). Бу объект К. Маркс урамында урнашкан.
1 этап кысаларында реставрация ясалган. Нигез ныгытылган, түшәмнәр алыштырылган, түбә ремонтланган, шулай ук авария хәлендәге диварлар ныгытылган. Инженерлык коммуникацияләре алыштырылган. Бинаның Көньяк канаты тулысынча реставрацияләнгән. Белгечләр фикеренчә, бина капиталь ремонтны тәмамлауга мохтаҗ. Бу объект буенча Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова аңлатмалар бирде.
Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасын исемлеккә кертүгә гариза бирелгән инде. Төбәк һәм муниципаль мәдәният учреждениеләрен реновацияләү программасына кертү буенча Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы адресына юлланачак.