Татарстанның мәдәният учреждениеләрендә Яңа ел чаралары уңышлы үтте

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә Татарстанлыларга күңелле һәм бай мәдәни программа тәкъдим ителде. Быел Татарстан мәдәният учреждениеләре гаилә һәм балалар чараларына аеруча игътибарлы карадылар.

Татарстан Республикасының дәүләт театр, концерт һәм музей учреждениеләрендә балалар, гаилә төркемнәре һәм индивидуаль килүчеләр өчен йөзләгән чара узды. Дәүләт музейларында, музей-тыюлыкларда 100дән артык, дәүләт театрларында 200 дән артык, концерт оешмаларында һәм филармониядә 100дән артык уникаль вакыйга булып узды.

Бәйрәм Яңа ел программалары һәрбер муниципаль районда үтте һәм һәркайсы үзенең үзенчәлеге белән аерылып торды.

Яңа ел бәйрәме көннәрендә - 2022 елның 25 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы территориясендә 230 меңнән артык кеше булды, ә Яңа ел ярминкәсендә 200 мең турист һәм шәһәр халкы катнашты.

Гыйнвар каникулларында Музей-тыюлык территориясендә шулай ук экскурсия программалары гамәлгә ашырылды, чарадан Казан Кремленә килүче 27 мең кеше файдаланды.

ТР башкаласында һәм муниципаль районнарда булган чаралар турында тулырак мәгълүмат:

Сылтама: https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2157412.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International