Татарстан Республикасында Казан дәүләт мәдәният институтының прототиплаштыру үзәге ачылды.
Казан дәүләт мәдәният институтын прототиплаштыру үзәге «Б.Рәмиев исемендәге IТ-парк» Технопаркы бинасында урнашкан.
154 кв.метрдан артык мәйданда цифрлы сәнгатьнең визуаль әсәрләре, музыкаль клиплар, видеороликлар, мультфильмнар һәм реклама роликлары, интервью, презентацияләр һәм интерактив медиаконтент булдыру өчен кирәкле инновацион һәм профессиональ җиһазлар, шулай ук график дизайн элементларын кулланып балалар өчен анимация булдыру мөмкинлеге белән җиһазландырылган бүлмәләлр бар.
Үзәк мәйданчык цифрлы инновацион, эксперименталь иҗади проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә һәм үзенең иҗади идеяләрен киң масштабта тормышка ашырырга теләүчеләргә мөмкинлекләр ача.
Без сезгә Казан дәүләт мәдәният институтының прототиплаштыру үзәгенә туры килә торган вариантны сайларга яки үз вариантыгызны тәкъдим итәргә чакырабыз.
Тавыш бирү өчен сылтамага керергә була.