Казанда Федор Шаляпинның 150 еллыгын зурлап билгеләп үтәчәкләр

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2023 елның февралендә Казанда танылган опера җырчысы, дөньякүләм танылган артист, Казан шәһәрендә туган Ф.И.Шаляпинның тууына 150 ел тулуны зурлап билгеләп үтәчәкләр.

Һичшиксез, иң олы бәйрәм XLI Халыкара опера фестивале булачак, ул М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә 2023 елның 30 гыйнварыннан 28 февраленә кадәр узачак.

10 спектакль һәм 2 гала концерт Зур театрның әйдәп баручы солистлары һәм оркестры башкаруында, 250 Валерий Гергиев җитәкчелегендәге оркестр белән Мариин театры артистлары катнашында үтәчәк. 

Тулы программа:

https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2161629.htm

"13 февральдә 185 предметтан торган барлык чын Шаляпин коллекциясе беренче тапкыр тулысынча тәкъдим ителәчәк. Экспонатларның бер өлеше экспозициядә, бер өлеше витриналарда булачак. Әлеге витриналар ярдәме белән Шаляпин коллекциясе каталогы тәкъдир ителәчәк", - дип билгеләп үтә А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музее җитәкчесе Марианна Гаврилова.

Шул ук көнне 2023 елның Шаляпин стипендиясе лауреаты игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International