ТР филармониясендә "Филармониядә фортепиано кичәләре" циклы кысаларында Константин Хачикянның фортепиано кичәсе узачак

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнвар 18:30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә "Филармониядә фортопиано кичәләре" циклы кысаларында Россиядә танылырга өлгергән яшь пианист Константин Хачикян катнашында беренче концерт узачак. Халыкара конкурслар лауреаты концерт программасында Ф.Шопен һәм С.Рахманинов әсәрләре яңгыраячак. 2023 елда Константин "Orpheus classical" лейблында "Рахманинов. 24 Прелюдия" дебют альбомының релизын тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International