Казанда "Россия - минем тарихым" тарихи паркында "Украина. Чорлар борылышында" мультимедия күргәзмәсе ачылды
Күргәзмәгә килүчеләр гасырлар аша 10 тематик зона буйлап сәяхәт итә - IX гасырда Борынгы Рус дәүләте төзелгәннән башлап хәзерге вакыйгаларга кадәр.
"Бу Россия Федерациясенең һәр кешесе өчен әһәмиятле күргәзмә, - дип билгеләп үтте ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева. - Бәлки кемдер дәвернең бөтен борылышларын да аңламыйдыр әле. Мин күргәзмә белән танышырга килгән һәркем моны аңлы рәвештә каравын теләр идем. Сезнең алда нәрсә тәкъдим ителүенә аңлы мөнәсәбәт мөһим".
Күргәзмәне ачуга кадетлар, "Юнармия" тәрбияләнүчеләре, "Яшь гвардия" бүлеге вәкилләре җыелды.
Килүчеләр Кечероссия һәм Яңа Россия тарихыннан фактлар, "Украина" сүзенең килеп чыгышы һәм Русь дәүләтендә украиналылар дип кемнәрне атаулары турында беләчәксез. Экраннарда архив документлары, фотографияләр, видеоматериаллар һәм плакатлар, шулай ук цифрлаштырылган форматта заманча Украина дәреслекләре, проект өчен махсус булдырылган видеохроника һәм фильмнар белән "кинозаллар" тәкъдим ителгән. Луганск, Донбасс, Одесса һәм башка шәһәрләр, революция, сугыш һәм мәдәни байлыклар барлыкка килү эзлеклелеге күрсәтелгән.
Хәзерге заманның фаҗигале вакыйгаларына китергән тарихи эпизодлар аерым билгеләнгән. Соңгы заллар Украинадагы 2014 елгы вакыйгаларга, Мәйдандагы бәрелешләр, Донбасстагы сугышка һәм махсус операцияләргә багышланган. Экспозицияне махсус хәрби операция барышында Ватан алдындагы бурычларын үтәп һәлак булган Россия хәрби хезмәткәрләре сурәтләре белән ябыла.
Күргәзмәне оештыручылар - Мәдәният буенча Патриарх советы һәм РФ Мәдәният министрлыгы.