26 гыйнвар 16:00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Анатолий Сысоев күргәзмәсен ачу тантанасы булачак.Балачактан рәсем ясый һәм сәнгать белән кызыксына. 1952 елда М.И.Калинин исемендәге Мәскәү сәнгать-сәнәгать училищесына укырга керә.
Күргәзмәдә рәссамның 40 ел эчендә 1970 еллардан башлап безнең көннәргә кадәр иҗат иткән эшләре тәкъдим ителәчәк. Кайберләре агымдагы 2023 елда эшләнгән. Агачтан скульптуралар, чеканка һәм рәсем сәнгате тәкъдим ителәчәк.
Рәссамның эшләре ТР сынлы сәнгать дәүләт музее, Казан шәһәренең Музей комплексы җыеннарында бар. Күргәзмә 26 февральгә кадәр ачык.