ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2025 ел
шимбә

Кукмара муниципаль районында «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында Бертуган Комаровлар фабрикасы конторасы музее бинасын модернизацияләү төгәлләнә.


31
октябрь, 2025 ел
җомга

Конкурс Туган якка карата мәхәббәт һәм хөрмәт формалаштыруга, Россиянең традицион кыйммәтләрен саклауга һәм арттыруга, милләтара дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм төрле илләрнең үсеп килүче буыннары арасында халыкара элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Конкурс кысаларында катнашучылар үзләре өчен аеруча кызыклы вакыйгаларны, традицияләрне, Ватаннарының истәлекле урыннарын сайлап алалар һәм алар турында чит илдәге ватандашларына һәм яшьтәшләренә сөйлиләр.


30
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Тарихи хәтер милли үзәге Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елына багышланган тарихи хәтерне саклау һәм яклау инициативаларының Бөтенроссия конкурсын уздыра.

Казанда IV Качалов театр фестивале тәмамланды.

В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры сәхнәсендә IV Качалов театр фестивале тәмамланды.

Бүген, 30 октябрьдә, Казан Кремленең күргәзмә залларында Казахстан мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачылды.

Төньяк Казахстан мәдәнияте көннәре кысаларында Казанда ТР Милли китапханәсендә «Казахстанның әдәби күк йөзе» күргәзмәсе ачылды.

2025 елның 7 ноябрендә легендар театр режиссеры Марсель Хәким улы Сәлимҗановның тууына 91 ел тула. Бу көнне традиция буенча Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куелышында "Белешмәле җинаятьче" премьера - спектакле булачак. Шулай ук күренекле театр режиссерына хөрмәт йөзеннән бу көнне ике елга бер тапкыр театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе тапшырыла.

2025 елда Халык сәнгать кәсепләре өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды.

Конкурс үсеп килүче буында Россия тарихын өйрәнүгә кызыксыну уятуга, илдәге вакыйгаларга катнашы барлыгын аңлауга, бүгенге һәм киләчәктә Россия файдасына эш итәргә әзерлек тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Тагын өч мәдәни учреждение МАХ милли мессенджерында каналлар ачты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International