27 гыйнварда сәгать 14:00 та Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көнендә, Бөек Ватан сугышы 1941-1945 еллар Музей-мемориалында – Татарстан Милли музее филиалында «Батырлыкның 900 көне» плакатлар һәм график эшләр күргәзмәсе ачылачак.
«Батырлыкның 900 көне» сәнгать-тематик күргәзмәсе беренче тапкыр блокада боҗрасында һәм шәһәр сакчыларының алгы сызыгында иҗат ителгән, Җиңү музееның фонд коллекцияләреннән уникаль фотоматериаллар белән берләштерелгән плакатларны һәм график эшләрне күрсәтә.
1944 елның 27 гыйнварында Ленинград күге блокаданы тулысыннан өзү хөрмәтенә салют утлары белән балкыды. 324 туптан 24 залп Невадагы бөек шәһәрнең, 900 көн һәм төн буе дошман белән үлемес көрәшкән шәһәр-фронтның җиңүен белдерде.
Күргәзмә ленинградлыларның дошман блокадасы шартларында тормыш авырлыкларын гына кичермәгән, ә үз хезмәтләре һәм саклану чикләрендәге батырлыклары белән туган шәһәрне коткару өчен барысын да эшләгән кешеләрнең батырлыгы, гадәттән тыш ихтыяр көче һәм ныклыгы турында күпкырлы, эмоциональ һәм дөрес итеп сөйли.
Күргәзмә белән танышырга һәм шул чорның героизм һәм чыдамлык атмосферасын тоярга 20 февральгә кадәр мөмкин.