Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә 2025 елдагы эшчәнлек йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында сөйләделәр

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «2025 елдагы эшчәнлек йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар» дигән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе киңәйтелгән утырышы узды.

«Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2025 елдагы эшчәнлек йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар» турында доклад белән Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады.

Татарстан Республикасында 2025 елда «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итте. Татарстан Республикасында 2025 елда «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында барлыгы 371,1 млн сум күләмендәге чаралар гамәлгә ашырылган.

Халыкара һәм төбәкара мәдәни хезмәттәшлек актив үсә.

2025 елда Россиянең 45 төбәгендә һәм дөньяның 30 илендә 380 нән артык Сабантуй узды.

2026 елда Казан «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International