Мәдәният учреждениеләренең 600 дән артык хезмәткәре 11 федераль югары уку йортында квалификация күтәрү курсларын узган

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

2025 елда Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләренең 618 хезмәткәре «Мәдәният үстерү» дәүләт программасының «Мәдәният өлкәсендә идарә итү системасы эшчәнлеген тәэмин итү» процесс чаралары комплексын гамәлгә ашыру кысаларында илнең 11 федераль югары уку йортында мәдәният өлкәсендә иҗади һәм идарә кадрларының өзлексез белем алу һәм квалификация күтәрү үзәкләрендә квалификация күтәрү курсларын узган.

2026 елда дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренең 337 хезмәткәрен 5 федераль югары уку йортында укыту планлаштырылган.

2025 елда Татарстан Республикасы дәүләт музейларының 20 хезмәткәре Казан (Идел буе) федераль университетында 128 сәгатьлек «Музей эше нигезләре» квалификация күтәрү курсларын узган.

Моннан тыш, дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2025 елның гыйнварыннан үткәрелә торган «Ватан тарихы» буенча лекцияләр курсы кысаларында укыйлар.

Лекцияләр үткәргәндә, тапшырулар экспозиция залларыннан, фонд саклагычлардан, парклардан яки башка музей объектларыннан алып барыла. Теманы яктыртканда иң кызыклы музей әйберләре яки иң сирәк музей әйберләре күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International