Татарстан Республикасы мәдәният волонтерлары саны 2025 елда 19 000 кешедән артты

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

2026 ел башына Татарстан Республикасында Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең «Мәдәният волонтерлары» Татарстан Республикасы буенча җирле бүлекчәсенең 19 070 мәдәният волонтеры исәпләнә. 2025 ел йомгаклары буенча 16 122 мәдәният волонтеры 2 263 чарада катнашкан.

Иреклелек эшчәнлеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Яшьләр һәм балалар» милли проектының юнәлешләреннән берсенә керә.

Хәрәкәт «ДОБРО.РФ» платформасында теркәлгән 19 меңнән артык волонтерны берләштерә, алар мәдәният учреждениеләре эшендә, матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклау мәсьәләләрендә, экскурсияләр һәм туристик маршрутлар оештыруда, социаль-мәдәни инициативаларны гамәлгә ашыруда ярдәм итә.

2025 елда мәдәният волонтерлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «МКМ: Яшьләр Мәдәният Менеджмент – 2025» форумы үткәрелгән, шулай ук Чирмешән муниципаль районында Бөтенроссия иҗтимагый «Мәдәният волонтерлары» хәрәкәте җитәкчеләре һәм активы өчен Республика семинары оештырылган.

Шулай ук 2025 елда Халыкара волонтерлар көнендә Мәскәүдә «Россия» Милли үзәгендә 2025 елның #МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясен тапшыру тантанасы узган, анда Бөтенроссия иҗтимагый «Мәдәният волонтерлары» хәрәкәтенең Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Мөтәгуллина «Россия иреклесе» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International