Татарстан Республикасында «Әкият» балалар үзәге базасында инклюзив иҗади лаборатория эшләп килә.
2025 ел йомгаклары буенча «Әкият» инклюзив иҗади лабораториясенең иҗади берләшмәләре эшенә 87 даими катнашучы җәлеп ителгән, яңа «Инклюзив код» (программалаштыру студиясе) юнәлеше кертелгән.
Лаборатория эшчәнлеге кысаларында 300 гә якын чара оештырылган һәм үткәрелгән, аларда 1 800 дән артык кеше катнашкан:
· Аутизм спектры тайпылышы һәм башка менталь бозылулар булган кешеләр белән эшләү буенча Методик үзәк эшчәнлеге кысаларында 40 инклюзив чара;
· «Әкият» инклюзив иҗади лабораториясе резидетлары өчен 223 дәрес («В.С.Е.ВМЕСТЕ» инклюзив иҗади клубының иҗади берләшмәләре эше);
· Татарстан Республикасының реабилитация үзәкләренә 13 чыгып эшләү чарасы һәм осталык дәресләре, Казан шәһәренең Халыкка социаль хезмәт күрсәтү Комплекслы үзәге, шулай ук «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык чемпионаты кысаларында авыр һәм күп тайпылышлы, шул исәптән интеллектуаль тайпылышлы затлар өчен «Мөмкинлекләр фестивале»ндә катнашу;
· Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институты тыңлаучылары өчен 11 лекция һәм практик дәрес, шулай ук картлар һәм инвалидлар интернат-йортлары, психик тайпылышлы гражданнар өчен интернат-йортлар белгечләре өчен «Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социомәдәни реабилитацияне оештыру» квалификация күтәрү курсы кысаларында;
· «Әкият» инклюзив иҗади клубы резидентлары катнашында 6 инклюзив чара.
2023–2025 елларда «Әкият» инклюзив иҗади клубы тарафыннан Татарстан Республикасының 70 тән артык мәдәният учреждениесенең инклюзив практикалары буенча мәгълүматлар җыелган һәм анализланган. Шуларның 28 е уңай тәҗрибә турында җентекле мәгълүмат тәкъдим иткән. Практикаларның алдынгы тәҗрибәсе дүрт методик кулланмада тәкъдим ителгән, аларга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар белән эшләүче белгечләрнең авторлык практикалары һәм методикалары кертелгән, өч практика буенча методик үзәк тарафыннан фәнни паспортлаштыру эшләнгән.