Татарстан Республикасында 2025 елда «Гаилә» милли проекты кысаларында 371,1 млн сумлык чаралар гамәлгә ашырылган

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2025 елда «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итте. Татарстан Республикасында 2025 елда «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында барлыгы 371,1 млн сум күләмендәге чаралар гамәлгә ашырылган.

Мәдәният объектларын модернизацияләү кысаларында Мамадыш муниципаль районында һәм Казан шәһәрендә ике китапханә, Кукмара шәһәрендә Н.В. Комаров яшәгән Комаровлар фабрикасы конторасы бинасы (XIX гасырның 70 нче еллары), Биектау муниципаль районында Салих Сәйдәшев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, Кукмара муниципаль районының Вахитов авылында Яшь тамашачы театры, Мамадыш муниципаль районының Красногорск авыл мәдәният йорты һәм Кукмара муниципаль районының Балыклы авыл клубы модернизацияләнгән.

Арча, Бөгелмә (2 китапханә), Кукмара муниципаль районнарында 4 модель муниципаль китапханә булдырылган.

Биляр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгында, Кукмара муниципаль районының Туган якны өйрәнү музеенда, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында техник җиһазландыру эшләре узган.

Авыл җирлекләре территориясендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме кысаларында авыл мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә 3300,0 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.

Авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә дәүләт ярдәме кысаларында иң яхшы авыл мәдәният учреждениеләренә 7600,0 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.

Моннан тыш, Россия Федерациясенең «Мәдәният үстерү» дәүләт программасының «Мәдәният өлкәсендә инфраструктура үстерү» федераль проекты кысаларында Е.А. Боратынский музеенда ремонт-реставрация эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International