Гаризалар кабул итүнең беренче дулкыны 2025 елның октябрендә тәмамланган иде. Аларны җентекләбрәк анализлау һәм эшләү өчен Премиянең Күзәтү советы карары белән гариза бирү формасына өстәмә төзәтмәләр кертелде, бәяләүнең яңа критерийлары өстәлде һәм дәгъва итүчеләр өчен мөмкинлекләр киңәйтелде. Үзгәрешләр белән бәйле рәвештә гаризалар кампаниясенең 22 декабрьдән 2 февральгә кадәр яңа дулкыны игълан ителде.
Утырыш барышында мәдәният учреждениеләре җитәкчеләреннән хезмәт вазыйфаларын башкарганда шәхси кызыксыну туу, ул кызыксынулар конфликтына китерә яки китерергә мөмкин, шулай ук башка түләүле эш башкару нияте турында кергән белдерүләр каралды.
Инвалид коляскасында йөрүче алты тамашачы Казан циркында тамашаларны уңайлы һәм куркынычсыз күрә алачак. Алар өчен махсус урыннар тамаша залының беренче рәтендәге 10 креслоны сүтеп алу исәбенә бүлеп бирелде.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары өчен «#СВОяКУЛЬТУРА» программасына теркәлү ачылды. Программаның беренче агымы 13 майдан 5 июньгә кадәр узачак һәм ике модульне үз эченә алачак: онлайн һәм «Меганом» иҗади индустрияләр академиясендә ( «Таврида.АРТ» проекты) көндезге модуль. Программа Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «Ватан сакчылары» фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
2026 елның 27 гыйнварында, Россиянең хәрби дан көнендә, Казанның А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 82 еллыгына багышланган «Бирешмәгән шәhәр» тантаналы концерты узачак.
2026 елның 23 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр Татар әдәбияты тарихы музеенда (Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән, Татар китабы йорты) «Такташның беренче китабы» камера күргәзмәсе эшли. Ул татар әдәбияты классигы Һади Такташның 125 еллыгына багышланган. Проект яшь авторның әдәби процесс һәм милли шигърият тарихына ничек килеп керүен күрсәтә.
Идел буе федераль округы төбәкләрендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VII сезоны кысаларында афишалар һәм плакатлар конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Конкурс Идел буе федераль округы яшьләренең фестивальгә кызыксынуын җәлеп итү максатында гамәлгә ашырыла.
30 гыйнвардан 2 мартка кадәр М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Ф.И. Шаляпин исемендәге XLIV Халыкара опера фестивале узачак.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы хөрмәтенә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы проекты уза.
27 гыйнварда К.Маркс урамы, 54 нче йорт фасадында РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык рәссамы, архитектор Петр Тихон улы Сперанскийга мемориаль такта ачылачак.