ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2007 ел
сишәмбе

Съездда барлыгы 800дән артык делегат һәм чакырылган кунаклар булыр дип көтелә. 361 делегат Россия Федерациясе, 121 – Балтика һәм Берләшкән дәүләтләр берлеге, 66 – чит ил, 100дән артыгы Татарстан Республикасы район һәм шәһәрләреннән татар оешмаларын тәкъдим итәчәк.

13  декабрь 14.00 сәгатьтә Милли музейның конференцияләр залында “Туган якны өйрәнү тирәлегенең” чираттагы утырышы М.Хәбибуллин туына 80 ел тулуга багышлана.

12-14 декабрь көннәрендә Казанда Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы данлыклы татар композиторы Н.Җиһанов истәлегенә багышлап үткәрелә торган яшь пианиночыларның IV Республика конкурсы уза.


10
декабрь, 2007 ел
дүшәмбе
11 декабрь Милли сәнгать галереясендә, Россия сәнгать академиясенә 250 ел тулуга багышлап,  Зөраб Церетели әсәрләреннән торган күргәзмә эшли башлаячак.
Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында Татарстан Республикасы Җыр һәм бию дәүләт ансамбле оешуына 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичә уза.
Конкурста Казан һәм Кама арты төбәге драма театрлары артистлары үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Бәяне Казан театрлары сәнгать җитәкчеләре һәм Татарстан мәдәният хезмәткәрләре бирәчәк (Владимир Чигишев, Ренат Әюпов, Фәрит Бикчәнтәев, Александр Славутский һ.б.)

5
декабрь, 2007 ел
чәршәмбе
5 декабрь Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар Йортында язучы, публицист, галим, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Әнвәр Хәйруллинга 60 яшь тулуга багышланган әдәби – музыкаль кичә уза.

4
декабрь, 2007 ел
сишәмбе

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстанның халык артисты, Халыкара пианиночылар конкурсы лауреаты Рем Урасинның концерты узачак.


30
ноябрь, 2007 ел
җомга

1 декабрь 14.00 сәгатьтә Казан тәрбия колониясендә Бакый Урманчының Сынлы сәнгать дәүләт музеенда сакланучы әсәрләреннән торган махсус күргәзмә уза. Аның ачылышында ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчеләре, Татарстан буенча җәзаларны үтәтү Федераль хезмәте җитәкчеләре катнашачак.

Бүгенге бәйрәм кичәсе ике бүлектән торачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International