Актерлар йортында Әнвәр Хәйринең юбилей кичәсе уза

2007 елның 5 декабре, чәршәмбе
5 декабрь Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар Йортында язучы, публицист, галим, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Әнвәр Хәйруллинга 60 яшь тулуга багышланган әдәби – музыкаль кичә уза.
Кичәдә Клара Хәйретдинова, Айгөл Хәйри, Нурия Хәйруллина кебек юбиляр иҗатын хөрмәт итүчеләр, аның дуслары һәм хезмәттәшләре чыгыш ясаячак.
Юбиляргы котлау һәм тәбрикләү сүзләрен премьер – министр урынбасары - ТР Мәдәният Министры Зилә Вәлиева, Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, ТР Президент Аппараты бүлеге җитәкчесе Гузәл Нигъмәтуллина җиткерәчәк.
Кичә 18.00 сәгатьтә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International