Бүгенге бәйрәм кичәсе ике бүлектән торачак. Беренчесендә Казан Яшь тамашачылар театры коллективы чыгышы каралса, икенчесендә театр хезмәт коллективын Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэриясе вәкилләре, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Ренат Таҗетдин, Волгоград яшь тамашачылар театры директоры Галина Беспальцева, Мюнхен драма театры директоры Себастьян Фельдхоффер, «Сопричастность» Мәскәү драма театрының сәнгать җитәкчесе Игорь Сиренко тәбрикләячәк. Үз колегаларын Казан ( М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, В.И.Качалов исемендәге зур драма театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры, Казан дәүләт циркы, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы ), Кама арты төбәге (Әлмәт, Минзәлә, Чаллы драма театрлары, Чаллының курчак һәм “Мастеровые” театры) театр артистлары һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты, театр училищесы остазлары тәбрикләячәк.
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.