“Яңа үзгәреш” программасы

2007 елның 30 ноябре, җомга
1 декабрь 14.00 сәгатьтә Казан тәрбия колониясендә Бакый Урманчының Сынлы сәнгать дәүләт музеенда сакланучы әсәрләреннән торган махсус күргәзмә уза. Аның ачылышында ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчеләре, Татарстан буенча җәзаларны үтәтү Федераль хезмәте җитәкчеләре катнашачак.
 
ТР Сынлы сәнгать дәүләт музееның әлеге махсус күчмә күргәзмәсе Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы һәм массакүләм коммуникацияләренең “Яңа үзгәреш” программасы нигезендә үткәрелә. Аның белән киләсе көннәрдә Татарстанның барлык төзәтү учрежденияләре дә таныша алыр дип көтелә.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International