Бүген М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында “Бии һәм җырлый артист” конкурсы узачак

2007 елның 10 декабре, дүшәмбе
Конкурста Казан һәм Кама арты төбәге драма театрлары артистлары үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Бәяне Казан театрлары сәнгать җитәкчеләре һәм Татарстан мәдәният хезмәткәрләре бирәчәк (Владимир Чигишев, Ренат Әюпов, Фәрит Бикчәнтәев, Александр Славутский һ.б.)
Конкурсны ТР халык артисты Михаил Меркушин һәм ТР атказанган артисты Илсөяр Сәфиуллина алып барачак.
Үз чыгышларын “Әкият” Татар дәүләт курчак театры, В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры, Чаллы Татар дәүләт драма театры, Чаллы дәүләт курчак театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма театры артистлары тәкъдим итәчәк.
Чара 18.00 сәгатьтә башлана.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International