Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында Татарстан Республикасы Җыр һәм бию дәүләт ансамбле оешуына 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичә уза.
Кичәнең рәсми өлешендә Татарстан Республикасы президенты Минтимер Шәймиев, Премьер – министр урынбасары – мәдәният министры З.Р.Вәлиева чыгыш ясаячак. Шулай ук “Юлдаш” балалар хореография студиясе («Чәчәкләр биюе»), Карелия Республикасының җыр һәм бию дәүләт ансамбле, Абхазиянең “Кавказ” бию ансамбле, Башкортстанның Ф. Гаскәров исемендәге халык бию академия ансамбле солистлары, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Татарстан Республикасы Җыр һәм бию дәүләт ансамбле («Ай былбылым», «Гармун») чыгышлары көтелә.
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.