Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылган әсәрләр һәм эшләрне караганнан соң, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия кандидатлар исемлеген тәкъдим итә.
13 нче мартта сәгать 14.00 да Г.Тукай музееның әдәби-музыкаль салонында кунакта шагыйрь, публицист, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Зиннур Мансуров.
11 нче мартта сәгать 15.00 да ТР Милли музеенда Ефим Григорьевич Бушканецның “Лев Толстойның яшьлеге. Казан еллары” дигән китабын тәкъдим итү узачак.
10 нчы мартта сәгать 14.00 да Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында яшь башкаручыларның “Татар моңы” халыкара телевизион бәйгесенең ике турына йомгак ясау һәм гала-концертка әзерләнү уңаеннан матбугат-конференциясе үтә.
Бүген “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Яшь талантлар” дип исемләнгән күргәзмә-бәйге ачылды.
5 нче мартта Татарстан Республикасы Саба районының Шәмәрдән авылында Фәйзулла Туишев исемендәге XI Республика гармунчылар бәйгесенең зона туры үтә.
Татар мәдәнияте һәм әдәбияты көннәренең төп максаты – Удмуртия Республикасында татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләсенең торышы, әлеге өлкәдә алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләү.