Милли музейда яңа китап тәкъдим ителәчәк

2009 елның 10 марты, сишәмбе

11 нче мартта сәгать 15.00 да ТР Милли музеенда Ефим Григорьевич Бушканецның “Лев Толстойның яшьлеге. Казан еллары” дигән китабын тәкъдим итү узачак.

Тәкъдим итү тантанасында ТР Милли архивы, Казан дәүләт университетының Тарих музее хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм “Казан” журналыннан вәкилләр катнашачак. Тантанага Л.Н.Толстойның Мәскәү шәһәрендәге музееннан, Ясная Поляна музейларыннан вәкилләр һәм туган якны өйрәнүче галимнәр чакырылган.

“Лев Толстойның яшьлеге. Казан еллары” моңарчы билгеле булмаган архив документларына – 1840 нчы еллардагы Казан турындагы материалларга, язучының Казан университеты белән бәйле истәлекләренә нигезләнеп язылган. Китапта Толстой Казан шәһәренең мәдәни тормышы фонында сурәтләнгән, шулай ук язучы күңелен мөһим борылышка китергән кичерешләргә зур урын бирелгән.

Китап чыгаруны ТР Мәдәният министрлыгы финанслаган, басманың нәшере – “Казан” журналы.

 

Ефим Григорьевич Бушканец (1922-1988) – профессор, филология фәннәре докторы. Әле студент чагында, югары курсларда укыганда ук, Дәүләт музее директорының (хәзерге Татарстан Республикасы Милли музее) фән буенча урынбасары вазыйфасын башкара. 20 ел дәвамында үз эшенә тугрылыклы булып хезмәт итә. Е.Г. Бушканец туган як тарихын өйрәнү буенча әзерләнгән китапларның инициаторы һәм редакторы була. 1961 нче елда, инкыйлабтан соңгы елларда Казан буенча беренче сәяхәтнамә төзи. Казан дәүләт педагогика институтының чит илләр әдәбияты һәм рус әдәбияты кафедрасы мөдире булу белән беррәттән, Е.Г. Бушканец “Рус әдәбияты тарихында Казан” исемле җыентыкны төзү белән шөгыльләнә һәм аның редакторы була. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Казан шәһәре рус әдәбиятында үз урынын тапты.

Ефим Григорьевичның кызыксынулары күпкырлы, рус әдәбияты әһелләре тормышында Казан шәһәренең урынын билгеләү аны иң кызыксындыргын тема булып тора. Бушканец Л.Н.Толстой иҗатын өйрәнүгә бөтен гомерен багышлый дияргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International